Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары турында хәбәр итте.
Татарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, капиталь ремонт программаларының күбесе йә тәмамланган, йә тормышка ашыруның соңгы стадиясендә.
Мәсәлән, мәгариф тармагында 7 республика һәм федераль программа һәм аларга кергән 234 объектның 2се подрядчылар эшләвендә кала.
Сәламәтлек саклау тармагында 149 объектны үз эченә алган өч федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла. Шулардан 13 стационар учреждениедә ремонт дәвам итә. Гомумән алганда, программаның гомуми үтәлеше 85% тәшкил итә. Бу атнада Болгарда һәм Казанда объектлар буенча эшләр төгәлләнгән.
«Мәдәният» тармагында 4 федераль һәм республика программасы буенча хәл түбәндәгечә: 34 объектның 14ен авыл мәдәният йортларын ремонтлау кысаларында тәмамларга кала. Алар буенча башкару 83% тәшкил итә. Бу атнада Алабуга районында ремонт тәмамланган. 10 тармак мәгариф мәдәният учреждениесенең 4сендә эшләр дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре 80%ка башкарылган.
Республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла. Әйтик, Зеленодольск районында бер балалар лагеры эшләнә әле (башкару 75% тәшкил итә). Моннан тыш, Казанның Яшьләр үзәгендә ремонт дәвам итә (башкару 50% тәшкил итә). Бу атнада Алексеевск районында эшләр төгәлләнгән. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау дәвам итә (башкару - 64%).
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча ике программа кысаларында 23 объектта эшләр алып барыла. Шул ук вакытта Зеленодольск районында бер объект эшләнә (башкару 96% тәшкил итә). Агымдагы атнада Чирмешән районында объект төзелеп беткән.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республика программалары гына гамәлгә ашырыла торган ведомстволарны атады. Бу ТР Спорт министрлыгы - 15 учреждениенең 4се эштә кала (алар буенча башкару 85% тәшкил итә); ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – 35 объектның берсе эштә кала (аның буенча башкару - 90%).
Марат Айзатуллин республика программаларының үтәлеше турында хәбәр итте. 13 хәрби комиссариатның 10ында төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Биналарның әзерлеге 88% дип бәяләнә.
47% Росгвардия карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган. 5 объектның 3се эштә әле.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына килгәндә, ул тулысынча тәмамланганчы бер проценттан да азрак калып бара. Төгәл башкарылыш 99,7%. Сезонлы эшләр 99,8%ка тәмамланган. Подрядчылар эшләвен дәвам иткән 59 күп фатирлы йортта эшләр күләме 75%тан артып киткән.
666 йорт тулысынча әзер, шул исәптән 96 объект, анда барлыгы 257 лифт алыштырылган. Узган ике атнада тапшырылган 15 муниципалитеттагы 57 йорт та әзер.
ТР Төзелеш министрлыгы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару буенча муниципалитетлар эшчәнлеген мониторинглауны дәвам итә. Ике төп бәяләү параметры кулланучыларның активлыгы һәм системада эш сыйфаты.
Марат Айзатуллин уңай динамиканы билгеләде: 2023 елның тугыз ае йомгаклары буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 19 633 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 20 364 рөхсәт һәм хәбәрнамә урнаштырылган, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да.
Муниципалитетлар буенча хәл түбәндәгечә. Системада 5 район - Питрәч, Буа, Әтнә, Апас, Яңа Чишмә районнары актив эш алып бара. 22 районда уртача активлык һәм эш сыйфаты күзәтелә. 17 муниципаль берәмлектә хәлләр канәгатьләнерлек түгел.
Тагын бер юнәлеш - Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы таләп иткәнчәгенераль планнарны ГИСОГДга урнаштыру. Монда шулай ук уңай динамика саклана. Генераль планнарны 39 муниципаль берәмлек урнаштырган. Алар арасында Аксубай, Әтнә, Кама Тамагы, Саба, Спас һәм Чирмешән районнары бар, алар элек ачыкланган барлык искәрмәләрне оператив рәвештә бетергәннәр һәм генераль планнарны тулы күләмдә урнаштырганнар.
Тагын 5 муниципаль берәмлек генераль планнарны тулы күләмдә урнаштырмаган - бу Чаллы шәһәре, Биектау, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш районнары.