Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды.
Быел «МегаФон» үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Республика Рәисе бу вакыт эчендә компаниянең илебез базарында алдынгыларның берсе булуын ассызыклады. Бүгенге көндә мобиль оператор абонентлары - 1,8 млн татарстанлы.
Республика Рәисе «МегаФон»ның Татарстанның стратегик партнеры булуын билгеләп үтте, ул Универсиада - 2013, WorldSkills Kazan - 2019 чемпионатын, шулай ук KazanForum кысаларындагы чараларны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук компания 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк Уеннары» халыкара турнирының генераль телекоммуникация спонсоры сыйфатында чыгыш ясый.
Хачатур Помбухчан үз чиратында «МегаФон»ның Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын билгеләп үтте. Соңгы 4 елда компания республикада үз инфраструктурасын үстерүгә һәм модернизацияләүгә 1 млрд сумга якын инвестиция керткән.
Очрашу барышында әңгәмәдәшләр алга таба хезмәттәшлек итү өчен яңа юнәлешләр билгеләделәр, шул исәптән «Мегафон»ның Иннополис Университеты белән хезмәттәшлеген үстерү, шулай ук туризм һәм экология өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру.