Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев Казан Кремле территориясендәге тарихи һәм дини объектларны карады

05.10.2023

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының тарихи объектларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев булды.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Президенты Казанда Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә Шәүкәт Мирзиёев Кол Шәриф мәчетен карады һәм әлеге объектның барлыкка килү тарихы белән танышты. Мәчет янында кунакны Татарстан мөфтие, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Киләсе объект Благовещенье соборы булды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл гыйбадәтханә тарихы турында сөйләде.

Шәүкәт Мирзиёевка шулай ук «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм аның территориясендә урнашкан объектлар туристлар арасында даими популяр дип хәбәр иттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.