Рөстәм Миңнеханов барында Казан энергетика университеты һәм энергетика компанияләре арасында килешүләр имзаланды

11.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы чараларында катнаша.Форум "Манеж" ҮКЗ мәйданчыгында уза.

«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы 2023 елның 11-13 октябрендә узачак һәм заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Чара традицион рәвештә иң югары дәрәҗәдә энергетика тармагының эре компанияләре җитәкчеләре катнашында уза. Форумны оештыручылар - Росконгресс Фонды, Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы.

«Россия энергетика атналыгы» кысаларында энергетика компанияләре һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында берничә килешү имзалау планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында Казан дәүләт энергетика университеты белән «Россети» ГАҖ, «Силовые машины» АҖ арасында килешүләр имзаланды.

Аерым алганда, килешүләр кысаларында, электротехника тармагын үстерү һәм сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итүне әзерләү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өстенлекләрен исәпкә алып, һәрьяклап хезмәттәшлекне үстерү күздә тотыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары кулланылды