Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советның уртак утырышын һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышын уздырды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Утырышта Иван Федотовның Ассоциация директоры вазыйфасыннан китүе турында игълан иттеләр. "Иван Владимировичның Ассоциация үсешенә керткән өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Ул эшләгән чорда күп санлы семинарлар, түгәрәк өстәлләр, бизнес-миссияләр, шул исәптән чит илләрнеке дә үткәрелде. Яшьләрнең технологик эшкуарлыгын популярлаштыруга ярдәм оештырылды. Ассоциация үз позицияләрен ныгытты һәм 14 төбәктән 18 төбәккә кадәр киңәйде», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
РИТАның яңа җитәкчесе итеп РАНХиГСның төбәк үсеше буенча директоры Александр Смекалин сайланды. "Александр Александрович төбәк идарәсе структурасы белән яхшы таныш. Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе булып эшләде, аннары Стратегик инициативалар агентлыгында төбәк үсеше өчен җавап бирде. Александр Александрович Ассоциациянең алга таба үсешенә зур өлеш кертәчәк, дип ышанам. Төбәкләребезнең инновацион потенциалын ачу, югары технологияле һәм фәнне күп таләп итүче җитештерүләрне үстерүгә ярдәм итү буенча нәтиҗәле эш көтәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Марат Хөснуллин Александр Смекалинны яңа җаваплы вазыйфага сайлануы белән котлады. "Безнең инновацион төбәкләрнең барлык җитәкчеләренә уңышлар телим. Хөкүмәт Рәисе үткәргән стратегик сессияләргә игътибар итегез. Бездә технологик суверенитет, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, хезмәт экспорты белән бәйле инновацион сессияләр бар. Төбәкләрнең бу программага ничек кушылачагын карарга кирәк",-дип өстәде вице-премьер.