Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министрлыгының эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүнең торышы һәм үсеше буенча киңәшмәсендә катнашты

11.10.2023

Татарстанның эчке су юлларының озынлыгы 1 мең километрдан артык, республикада социаль әһәмиятле елга пассажир маршрутлары челтәре сакланып калган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә Россия Федерациясенең эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүнең торышына һәм үсешенә багышланды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Транспорт министры Виталий Савельев үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика ярдәме белән йөк ташулар беркайчан да тукталып тормады, ул моның өчен төбәк бюджетында акча каралганлыгын ассызыклады. "Хәзер без бу юнәлешне үстерәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Яңа причаллар төзелә һәм булган причал инфраструктурасы реконструкцияләнә, гамәлдәге флотка ремонт ясала, быел без Горький исемендәге Зеленодольск заводында ясалган 3 яңа судно сатып алдык".

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, республика елга транспортында пассажирлар агымын 2025 елга 1,5 тапкырга - 500 мең кешегә кадәр арттырырга планлаштыра.

Моннан тыш, узган ел Татарстан Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» проекты турында килешүгә кул куйды. Хәзер әлеге инициативада 6 төбәк катнаша, алар арасында Татарстан, стан, Марий Эл, Чуваш Республикасы, Самара, Ульяновск, Саратов өлкәләре.

Татарстан төбәкара элемтәгә әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә кысаларында федераль дәрәҗәдә карарлар таләп итүче мәсьәләләр күтәрелде. Шул исәптән бу федераль үзәк һәм РФ субъектлары катнашында Идел-Кама суднолар йөрү операторын булдыру мөмкинлеге; регуляр һәм туризм маршруты челтәрен формалаштыру; судноларга ихтыяҗны  һәм аларның хәрәкәт расписаниесен билгеләү.

Шулай ук 2024-2026 елларга суднолар төзүне финанслау буенча «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ программасына үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Горький исемендәге  Зеленодольск заводы быел ук ике яңа судно төзү эшләрен башларга әзер.

"Татарстанда Куйбышев сусаклагычының саегуы аркасында социаль киеренкелек саклана, - диде киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов. - Суның гаять түбән булуы сәбәпле, судноларның Идел һәм Кама елгаларында биш торак пунктка якынлашуы гамәлдән чыгарылды. Республика территориясендә Куйбышев сусаклагычының аз сулы булуы "Бөек Идел юлы" төбәкара проектының төп бурычларын үтәмәүгә китерергә мөмкин.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрлыгына граждан судноларын ташламалы лизинглау программасы кысаларында судно төзүчеләргә ярдәм итүләре һәм судно җайланмалары җитештерүне субсидияләүләре, шулай ук елга транспортын үстергәндә ил төбәкләренең ихтыяҗларын тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары кулланылды