Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Газпромбанк идарәсе рәисе Андрей Акимов һәм кредит оешмасы җитәкчелегенең башка вәкилләре белән очрашты.
Газпромбанк белән Татарстан Республикасының киләчәк хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук, төбәк территориясендә банкны җәлеп итеп, берничә проектны гамәлгә ашыру темалары да күтәрелде. Аерым алганда, автомобиль юллары салу һәм эксплуатацияләү проектлары, башка инвестиция инициативалары турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерәбез, 3 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашкан иде. Элегрәк, Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында, яклар дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары һәм концессияләр нигезендә республикада инфраструктура проектларын финанслауда банкның мөмкин булганча катнашуы турында фикер алыштылар.