Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә: Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә өстәлләрдә һәрвакыт яңа пешкән икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр бар

12.10.2023

Иң мөһим бурычларның берсе – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

Тантаналар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Чара концерт-театральләштерелгән пролог белән ачылды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевтан котлау адресы укылды.

Авыл хезмәтчәннәрен, Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген залда үз эшләрен чын күңелдән яратучылар җыелган. "Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә гражданнарыбыз өстәлләрендә һәрвакыт яңа пешкән икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр бар. Хөрмәтле кунакларыбызны – ветераннарыбызны да сәламләргә шатмын. Без сезгә авыл хуҗалыгы һәм республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтле», - диде ул.

Быел 3,5 млн тонна ашлык җыеп алынган. Шулай ук 1,5 млн. тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге, 250 мең тонна яшелчә тулаем җыю тәэмин ителәчәк. Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Иң күп ашлык Тәтеш (172 мең т); Буа (165 мең т); Арча районнары (159 мең т) тәэмин иткән. 35 ц/гектардан артык уңыш Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы районнарында суктырылган.

Югары нәтиҗәләр өчен Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт белдерде, алар арасында «Колос» (Тәтеш районы), «Цильна» (Чүпрәле районы), «Битаман» (Биектау районы), «СХПК им. Вахитова»  (Кукмара районы), «Агроактив»(Апас районы).

Әйдәп баручы агрохолдинглар шулай ук авыл хезмәтчәннәренең меңләгән коллективлары эшенең яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Бу - «Август-Агро», «Агросила», «Ак Барс Холдинг», «Чистай», «Красный Восток Агро».

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы күрсәткечләрне билгеләп үтте. Алар - иң күп ашлык суктырган комбайнчылар - Альберт Лазарев, Ильмас һәм Марат Низамовлар, Ленар Зарипов, быел җир сөрү буенча россия чемпионатында җиңү яулаган илнең иң яхшы механизаторы Ирек Галиев.

"Безнең терлекчеләр – сөт җитештерү буенча илдә алдынгы урында бара. Икенче ел рәттән сөт саву 2 млн тоннадан артып китәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук 530 мең тонна ит җитештереләчәк. Моңа төп өлешне традицион лидерлар - Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба районнары, мөгезле эре терлек ите җитештерүнең иң зур үсешенә ирешкән Мамадыш районы, Тукай районы – республиканың сәнәгать дуңгызчылык һәм кошчылык үзәге кертә».

Рөстәм Миңнеханов алдынгыларның югары савымнары өчен Лилия Поднозовага (Тукай районы); Гадел Латыйповка (Әтнә районы) рәхмәт белдерде. Ит терлекчелегендә иң яхшылары - Юрия Галиева (Мамадыш районы), Айрат Закиров (Кукмара районы), Олег Степанов (Буа районы), Фәнис Гыймалетдинов (Тукай районы).

Шулай ук залда илнең Атказанган ветеринария табибы Мидхәт Аббазов (Биектау районы) та бар.

"Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез. Без сезгә бик рәхмәтлебез", - диде Татарстан Рәисе.

Республика атчылары татар токымлы атларны торгызу белән актив шөгыльләнәләр. Аны популярлаштыру өчен быел Алтайга кадәр 3 мең км маршрут буенча ат чабышы оештырылды. Бу ил халкын татар атлары токымы белән генә түгел, ә традицияләр, мәдәният һәм көнкүреш белән дә таныштырырга мөмкинлек бирә.

"Агросәнәгать комплексы актив үсештә. Без тармакка системалы ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада терлекчелек объектларын, ашлык амбарларын, элеваторларны төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Соңгы 4 елда гына да инвестицияләр күләме 150 млрд сумнан артып киткән.

"Хәзерге шартларда без гражданнарыбызны төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу азык-төлек иминлеге. Авыл үсешенең мөһим факторы - хуҗалык итүнең кече рәвешләре. Татарстанда 474 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, өч йөздән артык кулланучылар кооперативы уңышлы эшли».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген фермерлар инде династияләр булып эшлиләр, тәҗрибә һәм белемнәр буыннан-буынга тапшырыла.

"Безнең бурыч – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Быел 44 шундый программа бар. Мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, спорт мәйданчыклары ачыла. Шәһәрлеләр исеменнән авыл хуҗалыгы продукциясенең атналык ярминкәләрен уздырган өчен авыл халкына рәхмәт белдерәсем килә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән тагын бер кат котлыйм. Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтләре һәм өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим», - диде Татарстан Рәисе азакта.

Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сәхнәдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та котлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.