Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) утырышын уздырды, анда илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2023 елның 9 ае йомгаклары буенча төзелеш тармагы үсеше темпларына бәя биреп, Марат Хөснуллин уңай динамиканы билгеләп үтте. "Төзелеш тармагындагы эшләр күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9%ка арткан. Өч ел эчендә тармак 24 процент үсеш биргән. Бу өч ел дәвамында тотрыклы үсүче бердәнбер тармак», - диде вице-премьер.
9 айда 80 млн квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган – бу узган елның шул ук дәрәҗәсеннән 0,7%ка югарырак. "Быел без торакны файдалануга тапшыру буенча чираттагы рекордка ирешербез дип уйлыйм. Исегезгә төшерәбез, 2000 елда ил 30 млн квадрат метр төзегән, ә узган ел - 103 млн.га якын. Быел максатчан бурыч - 104 млн квадрат метр», - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
Ул шулай ук төбәкләрнең шәһәр төзелеше потенциалы 2,3 процентка артуын билгеләп үтте. Бүген аның күләме 421 млн квадрат метрга җитә.