Демография мәсьәләләре һәм аларны хәл итү – киләчәктә республика алдында торган төп бурыч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында узды (Казан).
Йомгаклау утырышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны мониторинглау, анализлау һәм стратегик үстерү департаменты директоры Иван Деев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Коллегия видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнарга трансляцияләнде.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады.
Аерым алганда, ул 2019 елдан 2024 елга кадәр дәвам иткән «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. 2024 елда Татарстанда 54 яңа ФАП, Казанның Борисоглебск бистәсендә бер табиб амбулаториясе, Казанның Салават Күпере микрорайонында һәм Түбән Камада ике поликлиника төзелгән. 82 ФАПка, 9 табиб амбулаториясенә, 16 амбулатория-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт ясалган. Капиталь ремонт 31 с дәресеәламәтлек саклау объектында башкарылган. Борисоглебск бистәсендәге табиб амбулаториясе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында төзелгән (быелдан проект «Дәвамлы һәм актив тормыш» дип үзгәртелә). Югары технологияле медицина ярдәмен үстерүдә соңгы буын медицина роботын кулланып беренче операция яңа этап булды (2024 ел ахырында Республика клиник онкология диспансерында узды).
2025 елга төп бурычлар арасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны, бала табуга һәм балачакка ярдәм итү хезмәтен камилләштерүне, МХодә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүне, һөнәри чаралар буенча план күрсәткечләрен үтәүне һәм башкаларны атады.
Татарстан Рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясап, демографик кыенлыкларны җиңү зур көч таләп итәчәген ассызыклады. «2015 елда бездә 57 399 бала туды, ә узган ел – 35 557. Хәер, бездә 70 мең бала туган еллар да булды", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер гаиләләрдә беренче балаларның туу дәрәҗәсе түбән.
"Беренче бала туу санының кимүе сизелерлек – 23 меңнән 14 меңгә кадәр, һәм әгәр ситуация сакланса, ул катлаулы булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Хөкүмәткә Татарстан Фәннәр академиясе, министрлыклар белән бергә анализ ясарга кирәк. Без һәрвакыт демография турында сөйлибез, ләкин җитди карарлар кабул итмибез. Ана капиталы бар, башка ярдәм чаралары эшли, әмма көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмадык. Башка карарлар кирәк", - диде Татарстан Рәисе. Ул вәзгыятьне үзгәртү өчен махсуслаштырылган программа әзерләргә тәкъдим итте.
«Вәзгыятьне үзгәртә алырлык ниндидер башка карарлар кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Быел бу юнәлештә программа әзерләргә кирәк». "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның алты еллык циклы тәмамланды, ул безгә медицина оешмалары инфраструктурасын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы дәвам ителде. Без ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Президентына һәм Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 5 ел эчендә илкүләм проектларга 22 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде".
Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, федераль үзәк һәм республика тарафыннан башкарыла торган эш республика гражданнарының сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән һәм халыкның медицина хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булуына уңай йогынты ясарга тиеш. "Әмма узган ел эчендә «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре», «Халык контроле» һәм «Инцидент Менеджмент» системаларына сәламәтлек саклау темасына 57 меңнән артык хәбәр кергән, - дип белдерде ул. - Кабул итүгә язылу мөмкинлеге темасына шикаятьләр - 46%! Без бу мәсьәләне хәл итә, тәртипкә китерә алмыйбызмыни? Бу сораулар - алар бары тик оештыру мәсьәләләре. Кешеләр бездә бу эш оештырылмаган өчен газап чигә! Электрон медицина документларын алу сервисы эшенә, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатына шикаятьләр. Иң күп хәбәрләр Баулы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск районнарыннан һәм Чаллыдан теркәлгән».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: "Безнең уртак эшебез шикаятьләр күп булу һәм без эшне оештыра алмавыбыз аркасында юкка чыгып бара. Шулай ук дарулар белән тәэмин итү, кирәкле препаратлар белән тәэмин итүдә килеп туган өзеклекләр мәсьәләләре дә еш күтәрелә. Бу бик җитди проблемалар, алар министрлыкның һәм кызыксынган хезмәтләрнең игътибарын таләп итә. Аларның карары безнең өчен - өстенлек».
Татарстан Рәисе барлык шикаятьләргә оператив җавап бирергә кушты. "Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина хезмәт күрсәтүләрен өстәп язу очракларын булдырмау буенча, ММИ Территориаль фонды белән берлектә, системалы эшне дәвам итәргә кирәк, бигрәк тә диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүе мәсьәләләре буенча, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге чаралар, барыннан да элек, гражданнарның сәламәтлеген саклауга йогынты ясый һәм республиканың һәр кешесенә барып җитәргә тиеш».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика фәнни тикшеренүләр линиясе һәм медицина өлкәсендә төрле технологияләр буенча «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга актив кушылырга тиеш.
"Мәгариф һәм фән буенча советта без Татарстанда Ведомствоара медицина генетика үзәген төзү проекты турында фикер алыштык. Әлеге инициативаны хуплауны мөһим дип саныйм. Сәламәтлек саклау министрлыгына координатор ролен үз өстенә алырга кирәк", - диде ул.
"Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында безнең игътибар зонасында Бөек Ватан сугышы ветераннары булырга тиеш. Көннән-көн алар кими бара. Безнең изге бурычыбыз - аларга зур игътибар бирү, аларны кайгырту һәм аларга югары квалификацияле медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү. Һәр ветеранның килеп туган проблемаларга кичекмәстән җавап бирә торган шәхси кураторы булырга тиеш», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Тагын бер өстенлекле категория - махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Без сугышчыларыбызга максималь ярдәм күрсәтүгә йөз тотарга тиеш. Бу матди тәэмин итү генә түгел, социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү, психологик һәм медицина реабилитациясе дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге вакытта МХО зонасында медицина оешмаларының 129 хезмәткәре үз бурычларын фидакарь рәвештә үти. "МХО зонасындагы медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә", - диде ул.