Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен тантаналы рәвештә тапшырды.
Искәртәбез, Sollers Atlant фургоннары базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен сатып алу турындагы карарны Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде.
Автомобиль тапшыру тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды (Казан, Универсиада авылы).
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, "Соллерс" ГАҖ Директорлар советы рәисе Гадел Ширинов, сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре катнашты.
Соллерс компаниясе Татарстан медицина учреждениеләренә Sollers Atlant маркалы илле яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобилен тапшырды.
Контракт кысаларында җитештерелгән Sollers Atlant базасындагы В класслы автомобильләр һәм С класслы реанимобильләр Татарстанның медицина учреждениеләренә кайтарылачак, алар Татарстан Республикасы бюджеты хисабына сатып алыначак.
Тагын ике B класслы автомобиль компания тарафыннан өстәмә рәвештә түләүсез нигездә тапшырылган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, автомобильләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле йомгаклау утырышы алдыннан тапшырыла. Ул медикларга эшләрендә уңышлар теләде.
Җавап сүзе белән Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев чыгыш ясады.