Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты.
Вәкиллекле утырышның төп темасы - ведомствоның 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм алдагы елга бурычлар.
Чара Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында (Казан) узды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Прокуроры Альберт Суяргулов һәм башкалар катнашты.
Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәтелде. Кереш сүз белән ведомство хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов мөрәҗәгать итте.
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Россия Федерациясе Президенты, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычларны үтәүне тәэмин итте.
"Безнең тарафтан гражданнарның 792 меңнән артык хәбәре һәм гаризалары буенча җавап бирү һәм карарлар кабул итү тәэмин ителде. Республика халкына өч миллион ике йөз меңгә якын дәүләт хезмәте күрсәтелде, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе 100%ка якын.
Полиция хезмәткәрләре 12 меңнән артык вакыйга урынын тикшерде, 29 меңнән артык криминалистик экспертиза һәм тикшеренүләр үткәрде. Административ хокук бозулар өчен 98 меңгә якын беркетмә төзелде", - дип хәбәр итте министр. Шулай ук төрле профилактик исәпләрдә торучы затлар белән дә зур күләмдә эш башкарылган. Бу 22 меңнән артык кеше, алар белән 183 меңнән артык чара үткәрелгән. Ел дәвамында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Дагыстан Республикасында һәм МХО зонасында хезмәт иттеләр.
Икътисадны җинаятьчеләрдән яклау безнең өстенлекләрнең берсе булды һәм шулай булып кала, диде министр. Икътисадый юнәлештәге 2118 җинаять ачыкланган, алар буенча тикшерү мәҗбүри. Күпчелеге авыр категориягә кертелгән. Төркемле җинаятьләр саны арткан, шул исәптән икеләтә – оешкан җинаятьчел төркемнәр һәм җинаятьчел бергәлекләр составында. Судларга 5 җинаять эше җибәрелгән, шуларның икесе җинаятьчел бергәлек оештыру факты буенча.
"Хокук саклау органнары тарафыннан 5 меңнән артык наркоҗинаять ачыкланды. Нигездә алар сатуга бәйле, - дип хәбәр итте министр. - Законсыз әйләнештән 246 килограммнан артык наркотик матдә алынды. Җинаять кылуда катнашы булган 1580 кеше ачыкланды. 5 нарколаборатория юкка чыгарылды". Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда эчке эшләр органнарының роле аеруча актуаль. "Махсус хәрби операция уздыруга бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, эчке эшләр министрлыгының бөтен системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшли.
Әйтик, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар һәм республика Дәүләт Советына сайлаулар, шулай ук «Киләчәк Уеннары», «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы һәм БРИКСның XVI саммиты кебек мөһим чаралар вакытында җәмәгать тәртибе югары дәрәҗәдә тәэмин ителде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына намуслы хезмәтләре, профессионализмнары, җаваплылыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бик зур рәхмәт сезгә!»
Алга таба Татарстан Рәисе ведомство алдында торган иң мөһим бурычларны билгеләде. Республика башлыгы сүзләренчә, республика халкына куркыныч тудырган җинаятьләрнең барлык төрләре буенча эзлекле, нәтиҗәлерәк эш алып барырга кирәк.
"Хәзерге дөньяның җитди проблемаларының берсе - киберҗинаятьчелек. Бу өлкәдә җинаятьләр саны ел саен арта. Кибермошенникларның гамәлләре нәтиҗәсендә үзебезнең компанияләр зыян китерә. Безнең гражданнар акча һәм милек югалтуларга тап була, шулай ук мораль зыян күрә. Пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җинаятьчеләрнең корбаннары була. Эчке эшләр министрлыгының финанс оешмалары, элемтә операторлары һәм структуралар белән багланышларын камилләштерү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, икътисадый иминлекне тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш принципиаль әһәмияткә ия. Бюджет акчаларын яклау өлкәсендә 269 җинаять ачыкланган, шул исәптән 179 җинаять илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларын урлауга бәйле. «Бюджет акчаларын урлау фактларын ачыкларга һәм аларга чик куярга, күләгә схемаларын, финанс пирамидаларын булдыру омтылышларына катгый җавап бирергә кирәк", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук соңгы елларда республикада аеруча авыр һәм куркыныч синтетик наркотиклар куллану артуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бу өлкәдә эшнең уңай мисаллары бар. Башка хокук саклау хезмәтләре, шулай ук Татарстан таможнясы белән берлектә бу төр наркотикларны җитештерү урыннарын, чит ил чимал чыганакларын ачыклау һәм аларны китереп тору һәм сәүдә итү каналларын булдырмау эшен активлаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Узган елгы утырышта без М-12 трассасы буенча наркотиклар китерү каналларын ябу проблемасын күтәрдек. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләне хәл итү вариантлары буенча мөрәҗәгать җибәрелде", - дип хәбәр итте ул.
Экстремизмга каршы тору да актуаль булып кала. Яшьләрне деструктив төркемнәргә, шул исәптән интернет челтәренә җәлеп итү мәсьәләсе аеруча борчу тудыра. Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары – иң зәгыйфь төркемнәрнең берсе. "Параллель рәвештә балалар белән дә, укытучылар белән дә эшләргә кирәк.
Башка ведомстволардан, беренче чиратта, Яшьләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгыннан, шулай ук Федераль иминлек хезмәте идарәсе белән берлектә интернет-киңлек мониторингын алып барырга, челтәрдә балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә тартучыларны ачыкларга, аларның деструктив оешмалар тарафыннан җәлеп ителүенә каршы иммунитетын арттырырга кирәк. Бу - хокук саклаучыларның, хакимият органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның уртак бурычы", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе шулай ук легаль булмаган миграция мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, бу экстремистик эшчәнлек өчен чыганак тудыручы мохит.
"Республикага гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне хөрмәт иткән кешеләр генә яшәргә һәм эшләргә килә ала дигән принцип хәлиткеч булырга тиеш. Экстремизмның теләсә нинди чагылышы, хокук тәртибен бозу, законсыз хезмәт эшчәнлеге мондый кешеләрне Россиядән читкә сөрү һәм киләчәктә безнең илгә керүне тыю турындагы карарларны тиз арада кабул итү һәм үтәү өчен нигез булырга тиеш", - диде ул.
"Узган елның декабрендә Хөкүмәт утырышында без республика юлларында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсен караган идек. Татарстан «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләрен уңышлы үтәде. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүдә уңай динамика булуга карамастан, кешеләр үлеме күрсәткечен киметеп булмады.
ТР Хөкүмәте карары белән барлык хезмәтләргә, шул исәптән эчке эшләр органнарына һәм юлларны карап тоту һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы оешмаларга конкрет бурычлар куелды. Бу эштә барлык кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар да катнашырга тиеш", - дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе. Тагын бер мәсьәлә – министрлыкның кадрлар потенциалын ныгыту.
«Монда эчке эшләр органнарының кадрлар потенциалын ныгыту буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының тырышлыкларын берләштерү мөһим дип саныйм», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
"Яңа, заманча алымнар эзләргә кирәк. Моңа бәйле рәвештә эчке эшләр органнарының кадрлар потенциалын ныгыту буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының тырышлыкларын берләштерергә кирәк. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт торак фонды катнашында хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү буенча яңа программа әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру быел башланачак", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2025 ел мөһим дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән билгеләп үтелә. Ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
"Полиция хезмәткәрләренә барлык бәйрәм чаралары хокук тәртибен бозмыйча үткәрелсен өчен барысын да эшләргә, шулай ук хөрмәтле ветераннарыбызга һәм бүгенге геройларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Сез алга таба да куелган бурычларны шулай ук җаваплы башкарырсыз дип ышанам», - диде Татарстан Рәисе, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ утырышнда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Дамир Садретдинов алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, РФ ЭЭМның ведомство бүләкләрен тапшырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хатларын тапшырды.