Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды

23.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды. Объект Большая Красная һәм Карл Фукс урамнары киселешендә урнашкан. Хезмәткәрләргә уңайлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Яңа дүрт катлы бинаның гомуми мәйданы 7,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Җир асты өлешендә 66 машинага исәпләнгән ике катлы автостоянка урнашкан. Беренче, икенче һәм өченче катларда административ, хезмәт һәм махсус бүлмәләр урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләр өчен кабинетларны, киңәшмәләр һәм видеоконференцэлемтә залларын, дәлилләрне саклау блогын, мөрәҗәгать итүчеләр һәм тоткарланучылар белән эшләү бүлмәләрен, архивны карап чыкты. Бина сак һәм янгын сүндерү сигнализациясе, вентиляция, видеокүзәтү системалары һәм архив һәм техник бүлмәләрдә автоном янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган.

Аннары Татарстан Рәисе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.