Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан – үсеш алган икътисадлы һәм үсеш потенциалы югары булган төбәк.
"Татарстан Республикасы - алга киткән икътисадлы һәм алга таба үсеш потенциалы югары булган төбәк. Сездә барлык өлкәләрдә диярлек колачлы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, 2024 елда инвестицияләрнең уңай динамикасы сакланып калган. Шуның хисабына Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе булып тора. Агросәнәгатьне үстерү турында аерым әйтәсем килә - продукция җитештерү күләмнәре буенча сез тотрыклы рәвештә илебезнең топ-5 субъектына керәсез», - диде Дмитрий Патрушев.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе индексы үсүен дәвам итте. "Татарстан - АСК линиясе буенча дәүләт ярдәмен алучыларның иң эреләренең берсе. 2024 елда сезгә федераль бюджеттан 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Чагыштырырлык сумма 2025 елга да каралган", - дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Очрашу барышында Татарстанда 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылган «Экология» илкүләм проектын, шулай ук «Экологик иминлек» (2025-2030 еллар) илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Казан янындагы Осиново бистәсендә елына 550 мең тонна ККК куәте булган калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше барышы турында хәбәр итте.