Республикада күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. Программаларның бер өлеше инде тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше 2 мәртәбә артты һәм 3 млрд доллардан артып китте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумының пленар утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында «Вайлдберриз» компаниясе генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәре халык вәкилләре җыелышы Даими комитетының партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кырларында узды.
«Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Уралсиб банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Уралсиб банкы президенты Евгений Коган имза салды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында «Чик аша йөк ташулар: чакырулар һәм мөмкинлекләр горизонтлары» сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә катнашты.
Сессиядә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин үз вәкаләтләреннән баш тартты. Айрат Хәбибуллинның Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе буларак эше уңай бәяләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Әлмәт муниципаль районы Советының 46 нчы чираттан тыш сессиясендә катнашты.
Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов район башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Депутатлар аның вазифадан азат ителүе өчен тавыш бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары – «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проектында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Ватан Геройлары вахтасы» проекты Россия Федерациясе Президенты Администрациясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Россия Геройлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.
Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде.