ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша

16.11.2024

Республикада күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. Программаларның бер өлеше инде тулысынча төгәлләнгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Сәламәтлек саклау" тармагы буенча өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объектның 31 стационарның 13ен ремонтлау эшләре дәвам итә. Әлеге программа 94%ка үтәлгән. Узган ике атнада Теләче, Нурлат авылларында һәм Минзәлә шәһәрендә район һәм участок хастаханәләрендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Бу атнада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керүче Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә соңгы объект тапшырылган һәм 25 поликлиниканы ремонтлау буенча республика һәм федераль программалар төгәлләнгән.

«Яшьләр сәясәте» өлкәсендә, 28 объекттан 2 яшьләр үзәге буенча эшләр дәвам итә, программаның гомуми үтәлеше 66% тәшкил итә. Узган ике атнада Кукмара һәм Менделеевск районнарында берәр объект төгәлләнгән. 4 балаларны савыктыру лагере буенча эш күләме 89%ка башкарылган. Бу атнада Әлки һәм Балтач районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Казанда бер объект яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча эшләнә әле. ул 55%ка үтәлгән. 6 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау буенча гомуми күләмнең 71%ы башкарылган.

«Мәдәният» тармагының 24 объектын ремонтлау буенча 19 мәдәни объектның 5ендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 98%ка җиткән. Соңгы ике атнада Яңа Чишмә районында объект төзелеп беткән. Бу атнада балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау программасы буенча Мамадыш районында соңгы объектны тапшырылган.

Аерым министрлыклар линиясе буенча дүрт республика программасы кысаларында вәзгыять түбәндәгечә. Казандагы соңгы объектта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау буенча эшнең соңгы этабында. Спорт министрлыгы объектлары буенча 18 объектның 3сендә эшләр дәвам итә. Гомумән алганда, программаның үтәлеше гомуми күләмнең 99 % дипбәяләнә. Соңгы ике атнада Мамадыш районында объект төгәлләнгән. Агымдагы атнада халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау программаларын, Казанда һәм урманчылык биналарын тапшырып, Саба районында төгәлләгәннәр. Хәрби комиссариатларга ремонт 99%ка башкарылган. 6 объект эштә кала. Узган ике атнада Казанда бер объект төзелеп беткән. Муниципаль архивларга капиталь ремонт программасы - 95% дип, җәмәгать судьялары биналарына 99% дип бәяләнә.

Бу атнада Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау программасы, Чаллы шәһәрендә объектны тапшырып төгәлләнгән. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 7 муниципаль берәмлек буенча 38 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99,5%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан 711 йорт тәмамланган, шул исәптән - 10 муниципалитетта соңгы ярты айда 29 объект.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.