Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Әлмәт муниципаль районы Советының 46 нчы чираттан тыш сессиясендә катнашты.
Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов район башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Депутатлар аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде.
"Мин район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза керттем. Шулай ук Башкарма комитет составындагы кадрлар үзгәрешләре турында Башкарма комитет карары белән хәбәр итәргә рөхсәт итегез. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына шәхси гариза нигезендә Хәбетдинова Гүзәл Мөдәрис кызы билгеләнде", - дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.
Әлмәт районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова район Советының 46 нчы чираттан тыш сессиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларга да район җитәкчесе вазифасына кандидатурасын кабул итүләре һәм хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
"Йөкләнгән бөтен җаваплылыкны аңлыйм. Ышанычлы состав барлыгын аңлыйм, һәм безгә бергә барырга, булган бурычларны хәл итәргә һәм максатка ирешергә кирәк булачагын аңлыйм", - дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә катнашучыларга. Шулай ук ул бүгеннән үк уртак эш башланачагын әйтте.
"Бөтен көчемне, белемемне, тәҗрибәмне шәһәребез, районыбыз, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халкы файдасына кулланачакмын", - дип йомгаклады ул.