Яңалыклар

22.11.2024

Казан университеты математика, физика, химия һәм гуманитар юнәлешләрдә дөньякүләм фәнни танып белүне үстерүдә мөһим роль уйнады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта белдерде. Чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.

22.11.2024

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Яклар фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

22.11.2024

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанга эш сәфәре кысаларында Футболны үстерү үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә вице-премьер объект төзелеше барышын бәяләде.

22.11.2024

Казан федераль университеты - алдынгы белем бирү һәм фәнни үзәк кенә түгел, ә республиканың һәм илнең югары дәрәҗәдәге профессионаллар әзерләүче стратегик ресурсы да. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан федераль университетының Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара югары уку йортына нигез салынуга 220 ел тулуга багышланды.

22.11.2024

Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы диңгез һәм елга судноларын проектлау өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде.

21.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм Россия Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

21.11.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

20.11.2024

Бүген КХРга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Бизнес вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерүен билгеләп үтте.

20.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясендәге яңа Тяньфу районы концепциясе белән танышты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына - Чэнду шәһәренә (Сычуань провинциясе) эш сәфәренә килде.

20.11.2024

Бүген КХРга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Toyota Motor (Chengdu) СО.,Ltd җитештерүендә булды.

Битләр: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>