Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәре халык вәкилләре җыелышы Даими комитетының партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәре делегациясенә форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең алдынгы регионнарының берсе буларак, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә актив катнаша. Республиканың Кытай провинцияләре белән 8 килешү имзаланган, шул исәптән 2019 елда Чунцин белән.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Чунцин - Пекин, Шанхай һәм Тяньцзинь белән беррәттән Кытайның Үзәк буйсынудагы дүрт муниципалитетының берсе. Биредә химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия сәнәгате, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсе яхшы үсеш алган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Чунцин белән «Идел-Янцзы» форматындагы хезмәттәшлек советы кысаларында хезмәттәшлек итә. Аның нигезендә ел саен илләребез арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән төрле планлы һәм мультиформатлы чаралар оештырыла.
"Безнең элемтәләрне активлаштырырга кирәк. Мин әлегә сезнең шәһәрдә булмадым, ләкин анда булу теләге зур. Чунцин - куәтле сәнәгать үзәге. Хезмәттәшлекне үстерү өчен безнең потенциал зур дип саныйм. Моңа Казан - Шанхай маршруты буенча туры авиарейслар ярдәм итә", - дип өстәде республика Рәисе.
Чжан Мин "РОСТКИ" II форумының масштабын һәм оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Чунцинның сәнәгать һәм икътисади потенциалы, сәнәгатьнең төп тармаклары турында сөйләде. "Татарстан белән Чунцинны дуслыкның озын тарихы бәйли. Без „Идел-Янцзы“ форматы кысаларында актив эшлибез, хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен яхшы базага ия. Сезне Чунцинга чакырабыз", - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.