Яңалыклар

04.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Һиәлиев катнашты.

04.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.  

04.12.2024

Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Туполев» АҖ ( Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе составында «Ростех» дәүләт корпорациясе) Директорлар советы утырышы узды. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев»АҖ филиалында узды.

04.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Россия федераль атом - төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

03.12.2024

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Халыкара инвалидлар көнендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һәм МХОдә катнашучыларөчен уңайлы мохит, аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкә урнаштыру, тернәкләндерү, пенсияләр һәм түләүләр турында сөйләделәр.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.  

02.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында узды.

02.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга эш сәфәре кысаларында Катар Әмире белән очрашты, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты белән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Катар ягы чакыруы буенча Дохада булды. Ул Катар Дәүләте Әмире Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

30.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексын тәкъдир иттеләр. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды.

30.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Халыкара инвалидлар көнен уздыру буенча берничә йөкләмә бирде. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул 2024 елда Халыкара инвалидлар көненең 3 декабрьдә билгеләп үтелүен искәртте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

30.11.2024

Татарстан Республикасы кырларында орлыкка кукуруз, көнбагыш җыю, чөгендер чыгару төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>