Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде.
Модераторы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Кытай бизнесы вәкилләренә «РОСТКИ» форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча зур көч куялар. Үзебезнең яктан, без әлеге процессларда региональ дәрәҗәдә актив катнашырга әзер", - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Кытай компанияләре белән тыгыз элемтәдә торырга тели. "Безнең Кытай партнерларыбыз белән төгәлрәк аралашырга, сезнең тәкъдимнәрне тыңларга теләр идем. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча без КХРның Казандагы Генераль консулы белән сезнең барлык теләкләрегезне карау өчен йөкләмәләр беркетмәсе әзерләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан икътисады үсешенең мөһим факторларының берсе инвестицияләр җәлеп итү, шул исәптән Кытайдан да. Иң ачык мисал-Haier Кытай корпорациясе, ул республика территориясендә берничә завод ачкан инде.
Россия-Кытай хезмәттәшлеген ныгытуга Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге зур өлеш кертә. Аның турында тулырак Союз рәисе Чжоу Лцюн сөйләде. Бүген оешма төрле тармаклардан 4 мең компанияне берләштерә. Чжоу Лицюн билгеләп үткәнчә, узган ел беренче «РОСТКИ» форумын уздырганнан соң, күп кенә Кытай эшмәкәрләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә теләк белдергән.
Аннары Кытай компанияләре вәкилләре үзләренең бизнес-эшчәнлекләре, Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр, ә Haier компаниясе республика белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Очрашуда Sinopec (Кытайның иң эре нефть-газ компаниясе), China Faw Group (Кытайның беренче автомобиль төзү компаниясе), Sany Heavy Industry (төзелеш техникасы җитештерү), Hainan Longpan Oilfield Technology (диңгез нефть ятмалары өчен технологияләр эшли һәм аларга хезмәт күрсәтә), China International Marine containers (контейнер ташу һәм логистика), Hxh-global (электрон продуктларны үстерү һәм программа тәэминаты эшләү), junhe pumps Holding (насослар җитештерү) һәм башка компанияләр катнашты.
Әңгәмә барышында Татарстан Рәисе Кытай бизнесына производстволарны локальләштерү өлешендә активрак эш алып барырга тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада инвесторлар өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган.