Ульяновск өлкәсендә татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта «Халыклар бердәмлеге йорты» ислам мәдәни-агарту үзәгенә визиты кысаларында белдерде. ТР Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән бергә Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең берничә авиация предприятиесендә булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Димитровградның «Мастер» индустриаль паркында булды. Аны төбәк Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградка эш сәфәре кысаларында Россия Федераль медицина академиясенең медицина радиологиясе һәм онкологиясе Федераль фәнни-клиник үзәгендә булды. Аны Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Дәүләт фәнни үзәгендә - Атом реакторларының фәнни – тикшеренү институтында (НИИАР) булды. Татарстан Республикасы Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.
Чара Кремльдә узды, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрде.
Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре илебезнең миллионлаган гражданнары өчен, һәр кеше өчен диярлек мөһим.
Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының уртак утырышы узды. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Залда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, "Росатом" дәүләт корпорациясенең "Росатом" җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Казанда соңгы биш елда 16 мәктәп һәм өстәмә корпус һәм 32 балалар бакчасы төзелгән. Мондый мәгълүматларны бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Казан мэры Илсур Метшин китерде.
Киңәшмә Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уза. Быел төп тема - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаша.
Киңәшмәнең онлайн-трансляциясе оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаша. Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Киңәшмәнең онлайн-трансляциясе оештырылган.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча Мәскәү Хөкүмәтендә урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган мәктәпләрне тәмамлаучылар, шулай ук халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты.
Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис. югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-парк мәйданчыгында уза.