Рөстәм Миңнеханов: Республиканың тышкы сәүдәсен алга таба үстерү транспорт инфраструктурасының сыйфатын яхшыртуга һәм җайга салынган логистикага бәйле

15.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында «Чик аша йөк ташулар: чакырулар һәм мөмкинлекләр горизонтлары» сессиясендә катнашты.

Шулай ук спикерлар сыйфатында РФ Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, КХРның РФдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь, Россия һәм Кытай транспорт компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. 

Чара кысаларында катнашучылар чик аша пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендәге агымдагы чакырулар һәм аларны җиңү өчен перспектив карарлар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан-Россиянең икътисади потенциалы һәм квалификацияле хезмәт ресурслары булган алдынгы субъектларының берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 4 трлн 320 млрд сум тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме - 4 трлн 742 млрд сум, төп капиталга инвестицияләр - 1 трлн 180 млрд сум. 

"Татарстан тышкы икътисади эшчәнлектә актив катнаша. Без 133 ил белән сәүдә итәбез. Шул ук вакытта Кытай белән товар әйләнеше узган елда 2 тапкырга арткан һәм 3 млрд $ тәшкил иткән. Республика экспорт йөкләренең куәтле базасына ия. Әмма тышкы сәүдәнең алга таба үсеше транспорт инфраструктурасының сыйфатын яхшыртуга һәм җайга салынган логистикага бәйле", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда кирәкле барлык транспорт линейкасы бар. Йөк ташу күләме тимер юл аша башкарыла - 2023 елда 39 млн тонна. Су транспортына килгәндә, республикада суднолар йөри торган 3 зур елга ага, 4 йөк порты эшли. Узган ел су буйлап 30 млн тоннадан артык йөк ташылган. 

Республикада куәтле автотранспорт каркасы булдырылды. М-12 «Восток» яңа автомагистрале буенча Идел аша күпер буенча хәрәкәт ачылды, бу исә «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутын, «Көньяк-Көнбатыш хорда» тизйөрешле маршрутны Меридиан проекты белән берлектә бердәм челтәргә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда һава транспорты өч заманча аэропорттан тора. "Казан" аэропорты БРИКС саммиты кысаларында бер үк вакытта 33 киң фюзеляжлы бортка хезмәт күрсәтте. Сентябрь азагыннан Казан-Шанхай маршруты буенча туры авиарейс җибәрелде. 

Татарстанда логистик комплекслар актив үсә. "Түбән Кама узелында "Алабуга" МИЗ логистик үзәге. Ул Дэн Сяопин исемен йөртә. Аның проект куәте елына 2 млн тонна тәшкил итәчәк. Казан агломерациясендә - елына 20 млн тоннага кадәр йөк әйләнеше планлаштырыла торган Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге. Якындагы территориядә Идел буенда иң эре электрон сәүдә бүлү үзәкләре ачылды", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елда Казанда Россия Почтасының логистик үзәге эшли башлаган, ул Идел буенда яшәүче 12 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә почта-таможня пункты аша Кытайдан 30 млн тоннага якын халыкара заказлар узган. Хәзерге вакытта әлеге логоүзәк йөк самолетлары, тимер юл почта поезды һәм автомобиль транспорты белән бөтен Россия буенча 167 юнәлешкә җибәрелә торган халыкара җибәрүләрне кабул итә һәм сортларга бүлә.

Рөстәм Миңнеханов йөк ташу процессында транспортның барлык төрләренең бердәм хезмәттәшлеге үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләренә, Каспий һәм Кара диңгез бассейннарына, Фарсы култыгына чыгу белән логистиканы җайга салырга мөмкинлек бирәчәгенә игътибар итте. 

Республика Рәисе искәрткәнчә, 2022 елда Владивостокта Татарстан «Fesco» транспорт төркеме белән контейнерлар ташуны үстерүдә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Шул ук вакытта Азия-Тын Океан төбәге илләреннән йөкләр китерү буенча «Fesco Kazan» даими сервисының беренче контейнер поезды эшләтеп җибәрелде. Бер ел эчендә бу маршрут буенча импорт-экспорт хәбәрендә 60 мең тонна продукция ташылган. Татарстан «Fesco» компаниясе белән шулай ук спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше ел саен арта бара. Бу тагын да нәтиҗәлерәк һәм масштаблырак логистик чишелешләр таләп итә. "Ышанам ки, махсуслаштырылган терминаллар, өстәмә тимер юл тармаклары булдыру һәм порт җиһазларын модернизацияләү артык йөкләнешне киметергә һәм йөкләргә хезмәт күрсәтүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә халыкара транспорт коридорлары Россияне Азия һәм Якын көнчыгыш дәүләтләре белән берләштерә торган логистиканың төп элементлары булачак", - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Игорь Левитин, үз чиратында, күптән түгел Казанда узган БРИКС саммитын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул хәбәр иткәнчә, саммит нәтиҗәләре буенча БРИКС эшлекле советында транспорт һәм логистика буенча төркеме булдырылган. Ул транспорт тармагы вәкилләре арасында элемтщ булдыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, БГӘ инициативасы буенча транспорт-логистика тармагындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен форум оештырылачак. «Без махсус форум әзерләячәкбез, аның кысаларында транспорт өлкәсендәге иң актуаль чакырулар буенча фикер алыша алачакбыз: экология, иминиятләштерү, иминлекне тәэмин итү», - диде ул. 

Россия Федерациясендә КХР Илчелегенең тулы вәкаләтле министры Россия һәм Кытай товар әйләнешенең артуына игътибар итте. 2023 елда ул 240 млрд доллар тәшкил иткән, ә гыйнвардан октябрьгә кадәр үзара сәүдә 202 млрд долларга җиткән - үсеш 3% ка якын. "Россия-Кытай логистикасының үсеше товар әйләнешен алга таба арттыру өчен бик мөһим. Моннан тыш, халыкара сәүдә элемтәләренең җайга салынган системасы безнең илләр икътисадын ныгытырга ярдәм итәчәк һәм бөтен Евразия континенты үсешендә мөһим роль уйный", - дип өстәде Лю Цзюнь.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев