Бүген парламент бинасында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары – Туризм һәм мәдәни мирас министры Рәсүл Зарикеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Казанга Каракалпакстан Республикасы делегациясе килде (2024 елның 25-30 ноябре). Эш сәфәренең төп максаты - «Казанда Шәрык Базары» фестивален ачу тантанасында катнашу.
Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин БДБ илләре Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясенең «Гепатопанкреатобилиар хирургиянең актуаль проблемалары» XXXI халыкара конгрессын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Исегезгә төшерәбез, 31 нче конгресс озак еллар Казанда эшләгән күренекле рус һәм Совет хирургы Александр Васильевич Вишневскийның тууына 150 ел тулуга багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Анатыш авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды. Пункт якынча 500 җирле кешегә хезмәт күрсәтә. Күптән түгел авылда әлеге медицина учреждениесе базасында беренчел медицина звеносы эшенең «Идеаль ФАП» яңа моделе гамәлгә ашырылды.
Бүген «НефАЗ»ның яңа автобуслары Чаллы шәһәренә пассажирлар йөртү өчен тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Татарстанда быел юл эшләренә 83 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9 млрд сум - федераль бюджеттан, 1,5 млрд сум - муниципаль юл фондыннан. Калган акчалар төбәк бюджетыннан юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Катнашучылар агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтте. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Утырышны Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров уздырды.
Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә узган конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан Республикасы) Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикеев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.