Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеме продукциясе белән танышты.
«Эйдос» 2012 елда нигезләнгән. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - югары технологияле медицина симуляция җиһазларын эшләү һәм җитештерү.
Моннан тыш, компания төрле инфекцияләрне ачыклау өчен экспресс-тестлар җитештерә.
Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан котлавы.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Форос бистәсендәге яңартылган клубында булды.
Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән берлектә Рөстәм Миңнеханов клубны капиталь ремонтлау һәм янәшәдә урнашкан скверны төзекләндерү эшләренең сыйфатын бәяләде.
Бу эшләр Татарстан Республикасы ярдәме белән башкарылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Архипелаг-2023» проект-белем бирү интенсивы кысаларында узган пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышлар призерлары һәм экспертлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда Россиядә беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы узачак. Аны Биләрдә бүген ачылган «Беренчеләр» форумы вакытында үткәрәләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-12 «Восток» автомобиль юлында Идел елгасы аша күпер корылмасы төзелешен тәмамлау тантанасында катнашты.
Идел аша күпер М-12 автоюлында иң озын ясалма корылма.
Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 2023 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагы нәтиҗәләре һәм ашлык җыю барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнарны тоташтырып, ТР Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төп тармаклардагы программа чаралары, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.