Бүген Иннополиста «РоссияБаш дәүләт экспертизасы» ФАУ начальнигы Игорь Манылов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башка кунаклар катнашында Россия экспертизалары ассоциациясенең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Бүген кич Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл (Macky Sall) килде.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында. кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов каршы алды. Сенегал Республикасы ягыннан Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Батист Тиатьи Тин каршы алды.
Татарстанда 42 шәһәр янындагы ял объекты булдырылган һәм эшли, алар арасында: глэмпинглар, кэмпинглар, экокунакханәләр һәм ял базалары бар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасының табигый территорияләрендә ял итүне оештыруга багышланды.
«Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сайланды. Бүген «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышында шундый карар кабул ителде.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, компания белән идарә итүгә бәйле берничә карар кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында (Казан, Бутлеров ур., 40/11) булды.
Ул биредә үткәрелгән реконструкция һәм ремонт эшләре белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов РФ Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений забарчук һәм РФ Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә форматында) Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Утырыш Түбән Новгородта узды, аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Идел буе федераль округында оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүдә хакимият органнары эшчәнлеген җайга салу һәм чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә I яртыеллыкта Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2023 ел ахырына кадәр бурычлар буенча берничә йөкләмә бирде.