Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тукай районының чираттан тыш сессиясендә катнашты

15.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә катнашты.

Сессиядә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин үз вәкаләтләреннән баш тартты. Айрат Хәбибуллинның Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе буларак эше уңай бәяләнә.

Депутатлар Айрат Хәбибуллинның гаризасын канәгатьләндерде һәм аның отставкасын кабул итте.

Шулай ук Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары да билгеләнде. Ул Камил Нәҗмиев була. Алга таба Нәҗмиев башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурста катнашырга тиеш була.

ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров сессия барышында билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен Тукай районы үсешнең перспективалы нокталарының берсе булды һәм булып кала бирә. Ул шулай ук депутатлардан Камил Нәҗмиев кандидатурасын хуплауларын сорады һәм Нәҗмиевнең «тәҗрибәле җитәкче багажы» булуын билгеләп үтте.


ММЧ материаллары буенча