«Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Уралсиб банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Уралсиб банкы президенты Евгений Коган имза салды.
Килешү Татарстан Республикасында уңайлы инвестиция климаты формалаштыруга, регионның конкурентлыкка сәләтен һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә торган өстенлекле илкүләм, федераль, тармак һәм региональ проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлеккә һәм уртак эшкә юнәлдерелгән.
Уралсиб банкы Татарстанда 2007 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә бүлекләр республиканың өч шәһәрендә ачылган.