Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары – «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проектында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Ватан Геройлары вахтасы» проекты Россия Федерациясе Президенты Администрациясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Россия Геройлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Россия Геройларын икенче мәртәбә үзендә кабул итү Татарстан өчен зур хөрмәт (беренче мәртәбә «Ватан Геройлары вахтасы» төбәктә 2023 елның 29 августыннан 2 сентябренә кадәр уздырылды).
"Сез - безнең илнең горурлыгы. Сезнең батырлыкларыгыз сыгылмас ихтыяр һәм какшамас ныклык символы булды. Сез Ватан иминлеген тәэмин итүгә, аның куәтен һәм бердәмлеген ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш керттегез", - диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук безнең республикада 31 кешегә әлеге югары исем бирелүен искәртте, шуларның 14е – махсус хәрби операция барышында, шул исәптән җиде Герой үлгәннән соң бүләкләнде. Без һәлак булганнарның исемнәрен һәм истәлекләрен тирән хөрмәт белән олылыйбыз, диде Татарстан Рәисе.
"Хәзерге вәзгыятьтә МХО шартларында без патриотик тәрбиянең никадәр мөһим булуын күрдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. Минемчә, сезнең үрнәктә моны ачык күрергә мөмкин". Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Ватан Геройлары вахтасы» проекты кысаларында эшләү үз илең һәм аның тарихы өчен горурлык хисе формалаштыруга ярдәм итә. Бу эш шулай ук җиңүче халыкның лаеклы токымы булган Россия хәрбиләренең батырлыклары турында истәлекне сакларга мөмкинлек бирә, яшь буында патриотлык тәрбияли һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыта, яшьләрне Ватанга киләчәктә хезмәт итәргә рухландыра.
«Ватан Геройлары вахтасы» проекты кысаларында эшләү бик мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм очрашу мөмкинлеге өчен барысына да рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе патриотлык тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеген һәм тулаем алганда Россия Федерациясе Герое һәм ДНР Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренконың яшьләр белән эшләвен аерым билгеләп үтте.