Яңалыклар

01.06.2018

Чәчү кампаниясе тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә - уңыш формалаша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар катнашында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

01.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

01.06.2018

Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда Ю.И.Моисеев ис. «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Утырышта Россия Федерациясе Иминлек советы секретаре урынбасары  Рәшид Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наиль Маһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

31.05.2018

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс№ банкы акционерларының еллык киңәшмәсендә белдерде. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, банк нәтиҗәлеге үсә бара, әмма үсеш темпларын арттырырга кирәк, банк рентабельлеге илдәге гомуми стандартларга әле туры килми. 

31.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

30.05.2018

Бүген Казан Кремлендә "Ак Барс" хоккей командасын 2018 елгы Гагарин Кубогын яулаулары хөрмәтенә котлау чарасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк, Континенталь хоккей лигасы идарәсе рәисе - президенты Дмитрий Чернышенко катнаштылар. 

30.05.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алга таба бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль идарәләре вәкилләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты. 

30.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта 2018 елның дүрт ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм июнь аена бюджеты расланды, быелның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турында фикер алышынды. 

30.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ инвестицион департаменты директоры Дмитрий Лисневский катнашты. 

30.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды һәм анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Инсаф Галиев һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты. 

Битләр: << 991 992 993 994 995 996 997 ( 998 ) 999 1000 >>