Яңалыклар

02.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ПремиумСтрой"компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания торак биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеше өлкәсендә эш итә. 

30.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгин җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.   

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты. 

29.06.2018

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре белән очраштылар һәм узышу автомобильләре күргәзмәсен карадылар. Аларны "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин озата йөрде. 

29.06.2018

Авырлыкларга карамастан, "КАМАЗ" югары күрсәткечләрне саклаый һәм дөньядагы иң эре коммерция автотранспорты җитештерүчеләре арасына керә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ акционерларының гомуми җыелышында белдерде, анда 2017 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге йомгакланды. 

29.06.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры "Кванториум" балалар технопаркында булдылар. Кунаклар уку аудиторияләрен, һөнәри бүлмәләрне карады, проектлау һәм программалар ясау методлары белән таныштылар, "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын бәяләделәр. 

29.06.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. 

«КАМАЗ» футбол мәктәбе 1972 елда оештырылган һәм Россиядә иң эреләрнең берсе санала. 2012 елда Россия футбол берлеге мәктәпкә  футболчылар әзерләү буенча төбәк үзәге дигән статус бирде. Бүген монда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 700 бала шөгыльләнә.

29.06.2018

Бүген Татарстанга “Ростех” корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде. “Бигеш” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

29.06.2018

Татарстан Республикасында 16 муниципаль мәктәптән 12сенә капиталь ремонт ясала, 4 объектта эшләр тәмамланган. Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәптә капремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә балалар оешмаларының пландагы 94 объектның 89ында эшләр дәвам итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

28.06.2018

Бүген Лаеш муниципаль районында «Татарстанда басу көне - 2018» Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров катнашты.

28.06.2018

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты Рәисе итеп Иван Гущин билгеләп куелды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинны билгеләп кую турында ПУ-463 Указ имзалады.  

Битләр: << ( 1001 ) 1002 1003 1004 1005 1006 1007 1008 1009 1010 >>