Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча планны имзалады

09.07.2018

Бүген Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый,фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин куйдылар. 

"Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе - бер-берсен тулыландырып торучы төбәкләр, дип ассызыклады ТР Президенты. - Бүген без бөтен мәсьәләләр буенча сөйләштек, шул исәптән идарә итү системасы һәм муниципалитетлар эшенә бәйле мәсьәләләр турында да сөйләштек. Бүген алга таба адымнарыбызны билгеләүче "юл картасы"н имзаладык. Минем фикеремчә, төбәкара дәрәҗәдә якын мөнәсәбәтләр булдыру бик мөһим. Безнең Түбән Новгород өлкәсе белән алга таба сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар". Глеб Никитин сүзләренчә, әлеге документ төбәкләр арасында сәүдә әйләнешен арттырырга ярдәм итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.