Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яндекс" яңа пилотсыз автомобилендә йөреп карады. Пилотсыз автомобиль юлы шәһәр трассалары һәм торак микрорайон буйлап узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Президенты каршыдагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) һәм "Газпромбанк" АҖ өч яклы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик, РАНХиГС ректоры Владимир Мау куйдылар.
Бүген Иннополиста «Президент академиясенең Җәйге кампусының VII халыкара мәгариф форумы» ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, Газпромбанк Идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Калугин «Цифрлы сәламәтлек саклау» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында 2018 елгы Футбол буенча чемпионаты финалына дип Мәскәүдәге «Лужники» стадионына килде.
Искәртәбез, бүген финалда Франция һәм Хорватия җыелма командалары уйный.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә футбол буенча дөнья чемпионаты ФИФА-2018 тәмамлануына багышланган танылган опера йолдызлары катнашындагы гала-концертта булды.
Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ФИФА президенты Джанни Инфантино, танылган футбол уенчылары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-минстры Алексей Песошин бүген Мамадыш районында булды.
Монда килүенең төп максаты- XIX республика керәшен мәдәниятенең “Питрау” бәйрәмендә катнашу иде.
Бәйрәм гадәттәгечә Мамадыш районы Җөри авылында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Снежинск шәһәрендә эш сәсәфрендә булды.
Рөстәм Миңнеханов "Россия Федераль атом-төш үзәге - Академик Е.И. Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУПндә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.
Тантанада чыгыш ясап, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин билгеләп үткәнчә, Сабантуй – татар һәм башкортларның милли мәдәнияте турында белү өчен яхшы мөмкинлек.
Татарстан белән Курган өлкәсе үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча зур потенциалга ия. Сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү буенча республика өчен Курган өлкәсенең машина төзелеше, фармацевтика һәм агросәнәгать предприятиеләре кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында 2018−2020 елларга Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планын имзалаганда хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Курган өлкәсендә эш сәфәрендә.