Яңалыклар

06.07.2018

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов "Идея" технопаркында булды, анда ул Татарстан предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

06.07.2018

Бүген Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы үткәрелде. 

Утырышны Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Валентинович Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян уздырдылар. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

06.07.2018

Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәтле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян җитәкчелегендәге БГӘ делегациясе чираттагы Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашу өчен Казанга килде.

06.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard төркеме Директорлар советы рәисе, генераль директоры Александр Рикар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп белдергәнчә, Pernod Ricard  компаниясе - дөньяда алкоголь продукциясен җитештерүчеләр һәм сатучылар арасында алдынгылар арасында, Россиядә атаклы брендлар дистрибуциясе белән шөгыльләнә.

"Сез - дөньядагы иң эре лидерларының берсе, без уртак эшчәнлек алып бару яклы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген "Татспиртпром" компаниясе яңа базарлар эзли, үз продукциясен алга этәрә. Pernod Ricard кебек компания белән стратегик партнерлык безгә кызыклы булыр иде". 

Шуннан яклар Pernod Ricard белән "Татспиртпром" АҖ арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

05.07.2018

Татарстанда Казанда төзеләчәк беренче экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге башлана.Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган махсус пресс-конференция барышында хәбәр ителде.

Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Георгиевский катнашты.

05.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 6 июлендә Казандагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә эш көнен 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш итте.

Эш көнен кыскарту Казанда ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионатының дүрттән бере кысаларындагы Бразилия белән Бельгия җыелма командалары арасындагы матч уздыруга бәйле. 

05.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шахзадәсе Шәйх Мөхәммәд бән Зәед әл-Нахайян һәм БГӘ Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бән Зәед әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» кебек зур финанс институтлар җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.

05.07.2018

Бүген Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Астанага – 20 ел» юбилей медален тапшырды.   

05.07.2018

Икенче көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен карады. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды һәм Астана ислам икътисады форумының берничә кунагы белән очрашты.

04.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Астанада Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты. 

Казахстан Республикасы Статистика буенча комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә илдә 204 229 татар яши (Казахстан халкының 1,3 %), шулардан 152 449 кеше - шәһәрдә яши, 51 780 кеше - авыл халкы. 

Битләр: << 991 992 993 994 995 996 997 998 ( 999 ) 1000 >>