“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты.
Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды.
Кадерле дуслар!
Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмне без традицион рәвештә даһи шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган көндә билгеләп үтәбез.
А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы. Кечкенәдән үк ул рус халкының әхлакый хәзинәсен бөртекләп күңеленә сала килгән, соңрак мәшһүр әсәрләр тудырган, туган халкы рухын бөтен дөньяга таныткан. Аның эшен дәвам итүчеләр үз заманында Пушкинны рус шигъриятенең кояшы – нурларын чиксез киңлекләргә тараткан, күпсанлы зур һәм кече иярченнәргә җан өргән кояш дип атаганнар. Аның мирасы дөнья әдәбиятының тиңдәшсез җәүһәре һәм барлык Россия халкының олы горурлыгы буларак таныла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында катнашты. Чарада шулай ук «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
2017 елдагы эшчәнлек йомгаклары турындагы нотык белән «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады.
Майда бөртекле ашлыкка бәя күтәрелү күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе генераль директоры белән очрашты. Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә итү өләсендә эшли, коммерцияле һәм торак объектларын гамәлгә ашыра.
Бүген Казанда КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында Siemens махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге PLM Software (PLM лабораториясе) ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, , «Сименс»ның Россиядәге президенты Дитрих Мёллер һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Алексеевск чаң тавышлары-2018” XVI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачты.
Быел бәйрәм 1918 елда атып үтерелгән патша Романовлар гаиләсе истәлегенә, шулай ук Алексеевск чиркәвен изгеләштерүнең 10 еллыгына багышланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды.
Эш сәфәре кысаларында ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты.
Очрашу Кремльдә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Фестивальдә беренче урыннарны алучыларга һәм аларның укытучыларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.