Яңалыклар

23.04.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре тыңладылар. Чара республиканың бөтен районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Эско Ахо чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм Казанга икенче кат килүен ассызыклады. 

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахо белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

23.04.2018

Бүген, 2018 елның  23 апрелендә, Татарстан Республикасы Президенты сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының VIII киңәйтелгән утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

 

21.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирле үзидарә органнары  вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады.   

Искәртәбез, алты ел рәттән илдә 21 апрельдә Россия Федерациясе Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.   

Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.

21.04.2018

Татарстан Республикасының бөтен районнарында 9-13 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлеге тикшерелде. Финанс авырлыкларга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

21.04.2018

Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза. Беренче шимбә өмәсе Казанда 2 апрельдә "Имәнлек" урман паркында үткәрелде. 

21.04.2018

Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

20.04.2018

Бүген Казанда «Пирамида» КККда «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды, анда Гран-при ияләренең исемнәре мәгълүм булды. Концертны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.   

Быел фестиваль аеруча кызыклы вакыйга белән билгеләнә – барлык яшь артистлар «миллионынычы катнашучы» исемен ала. 18 ел эчендә фестивальдә нәкъ менә шул кадәр артист катнашкан.

20.04.2018

Бүген Казанда БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары комитетының чираттагы утырышы узды. Анда катнашу өчен Татарстан башкаласына Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан вәкилләре килде.

Бу чара Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – РФ оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Валерий Герасимов рәислегендә уза. 

20.04.2018

Бүген Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казаннан һәм Татарстаннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.  

«Бу искиткеч сәфәр булды», - диде Илче әфәнде.

Искәртәбез, очрашу бүген иртән Казан Кремлендә узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов та катнашты.

Битләр: << 991 ( 992 ) 993 994 995 996 997 998 999 1000 >>