Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсендә катнаша

08.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Эш сәфәренең максаты – ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсендә катнашу. 

Күргәзмә киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов РФнең кайбер төбәкләре башлыклары белән очрашачак: Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән. Тагын төбәкара хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау көтелә.   

ИННОПРОМ – 2010 елдан бирле Екатеринбургта ел саен уздырылучы халыкара сәнәгать күргәзмәсе. Быел чарада 95 илдән делегацияләр катнашачак, үз продукциясен 20 дәүләттән 600 компания күрсәтәчәк. Күргәзмә партнёры – Корея Республикасы. ИННОПРОМ-2018 темасы: «Цифрлы җитештерү». 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.