Марат Әхмәтов: Татарстанда 475 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнде, шул исәптән печән - 290 мең тонна, сенаж – 1100 мең тонна

07.07.2018

Бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлеккә азык әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 2018 елның 7 июль көненә 475 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнде, шул исәптән печән - 290 мең тонна, сенаж – 1100 мең тонна.

Бер шартлы терлек башына республикада уртача 8,0 центнер берәмлек терлек азыгы әзер. Марат Әхмәтов үрнәк итеп Зәй (10,6 центнер), Сарман (10,6), Апас (10,1), Нурлат (10,1) Кайбыч (10,0) һәм Арча (9,6) районнарын атады. 

Күп еллык үләннәр республикада 502 мең гектар тәшкил итә. Бүгенге көнгә беренче кат чабылган үлән 82 % тәшкил итә. 

ТР Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, Зәй, Кукмара, Теләче, Ютазы, Нурлат, Тәтеш районнары үләннәрне саклау һәм тамырга ашлама кертү буенча алдынгылардан. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.