Чабаксарга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чуашия башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты

07.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасына (Чабаксар) эш сәфәре кыла.

Төп максаты – «Федераль Сабантуй - 2018»бәйрәмендә катнашу.

Сабантуй башланганчы Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикиасы башлыгы Михаил Игнатьев белән бергәләп «ЭКРА» фәнни-җитештерү предприятиесендә булды.

Бу предприятие релейлы яклау һәм электроавтоматика нигезендә катлаулы комплект җайланмалар җитештерә. 

Аннары Чуаш Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов һәм Чуаш Республикиасы башлыгы Михаил Игнатьев очрашты.

Чуаш Республикасы ягыннан очрашуда Чуаш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов, Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе Иван Моторин катнашты.

Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

Чуашия башлыгы очрашуда катнашучыларны федераль Сабантуй уздыру белән котлады.   

Ул Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Мин Сезгә беренче очрашуыбыздан ук мөнәсәбәтләребезне ныгытуга өстәмә дәрт биргәнегез өчен рәхмәтле», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов исә Чуашия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Чуашиядә Федераль Сабантуй уздыру инициативасын хуплавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, һәм бүген без барлык кунакларны да – татарларны, чуашларны, русларны һәм башка милләт вәкилләрен бәйрәм белән котлый алабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ике республика арасында урнашкан ныклы багланышлар өчен дә Чуашия башлыгына рәхмәтен җиткерде.   

Чуашиядә 34 меңнән артык татар яши, Татарстанда – 116 меңнән артык  чуаш.  

Чуаш Республикасында хезмәт сөючән кешеләр яши. Бу әллә кайдан күренеп тора, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук республикалар территорияләрендә милли бәйрәмнәр уздыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.   

Очрашу азагында республикалар җитәкчеләре бер-берсенә уңышлар һәм киләчәктә төбәкара мөнәсәбәтләрнең чәчәк атуын теләделәр.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Михаил Игнатьевны киләсе елга Уяв чуаш мәмдәнияте бәйрәменә килергә чакырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.