Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чара Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсе кысаларында узды.
Яклар Татарстан Республикасы белән "УГМК-Холдинг" ҖЧҖ арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште. Әлеге документ Казанда узган ел август аенда имзаланган иде.
Урал тау-металлургия компаниясе (Свердловск өлкәсе) - бакыр, цинк, ташкүмер һәм кыйммәтле металлар җитештерүче. УГМК составына Россия һәм чит илләрдә кырыктан артык предприятие керә.