Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмммәдов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
Очрашу башланганчы Гурбангулы Бердымөхәмммәдов Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгында булды һәм мәртәбәле кунаклар кенәгәсендә истәлекле язма калдырды.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Гурбангулы Бердымөхәмммәдовка Казанга визиты һәм Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанны тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар – телләрнең, диннең һәм гореф-гадәтләрнең уртаклыгы бәйли», - диде ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, Казан белән Ашхабад арасындагы турыдан-туры һава юлларын ачу хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә. Татарстан белән Төркмәнстан үзара делегацияләр алмаша.
Киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Төркменстанда «КАМАЗ», «Татнефть», «КЭР-Холдинг» кебек эре компанияләр эшләп килә. Мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара багланышларның зур тәҗрибәсе бар. Татарстан югары уку йортларында Төркменстаннан 2 меңнән артык студент белем ала.
Үз чиратында Гурбангулы Бердымөхәмммәдов Рөстәм Миңнехановка Татарстанга чакырганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Төркменстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга да Төркменстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәтле булуын әйтте.
Аннары Төркменстан Президенты үзләрендә «КАМАЗ» автомобильләренә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.
Гурбангулы Бердымөхәмммәдов искәрткәнчә, быел Төркменстанда «Амуль – Хәзәр 2018» халыкара автораллие узачак. Ул «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын шушы ярышларга чакырды.