Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда "Федераль Сабантуй" бәйрәмендә катнашты.
Быел федераль Сабантуй Татарстанның күрше регионы Чуаш Республикасында уздырыла.
Кунаклар арасында Башкортостан, Татарстан, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре делегацияләре бар.
Чуаш Республикасына бәйрәмдә чыгыш ясарга дип 1200 артист килде. Чарада Россиянең 41 регионыннан 500ләп татар милли-мәдәни берлекләре вәкилләре катнаша. Шулар арасында Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән 8 иҗади коллективы, 70 кеше составында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнаша.
Төп бәйрәм чаралары Чабаксарның Кызыл мәйданында узды. Сәхнәдән кунакларны Чуаш Республикиасы башлыгы Михаил Игнатьев сәламләде.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә Чуаш Республикасында 34 меңнән артык татар яшәвен искәртте, ә Татарстанда 116 меңнән артык чуаш яши.
"Бүген без үз татар гореф-гадәтләребезне, мәдәниятыбызны күрсәтә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Чуаш Республикиасы өчен татарлар - яңалык түгел, биредә 34 мең татар яши, алар биредә эшли, үсә, чәчәк ата. Без үз татарларыбызны бирегә китереп, ничек эшләргә һәм яшәргә кирәклеген күрсәтәбез. Шул ук вакытта безнең республикада да, Татарстанда, 116 меңнән артык чуаш яши, алар шулай ук үз телләрен өйрәнә, мәдәниятларын һәм традицияәрен саклыйлар. Һәм без аларга гел ярдәм иттек!. Иртәгә Татарстанда чуаш бәйрәме Уяв Нурлат районында уздырыла. Бу - безнең көчебез, Россия көче - бөтен милләтләр вәкилләре, бөтен дин вәкилләренең дә тынычлыкта һәм тату яшәвендә!".
Татарстан Президенты Чуаш Республикасы җитәкчелегенә федераль Сабантуйны оештырулары өчен, ә Татарстанның Түбән Кама районына ярдәм итүе өчен рәхмәтен җиткерде.