Яңалыклар

15.06.2018

Бүген Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен  торгызу буенча республика фондының  Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.    

15.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С Президентом Республики Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев катнашты.

15.06.2018

Бүген Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Казан федераль университетының мактаулы докторы исеме бирелде. 

Тантаналы чара университетныд төп бинасында узды. 

КФУ бинасы янында Нурсолтан Назарбаевны һәм башка кунакларны Казахстаннан килеп укучы студентлар каршы алды.

15.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумында катнашучылар һәм кунаклар белән очрашты.

Искә төшерәбез, Казанда 2018 елның 14-22 июнендә FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумы уза.

15.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның олы бәйрәме Ураза гаете намазында катнашты. 

15.06.2018

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

14.06.2018

Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Иртәгә, 2018 елның 15 июнендә, Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетына барачак, анда Казахстаннан килгән студентлар белән очрашачак. Аннары Казан федераль университеты мактаулы докторы исеме бирү тантанасы булачак. 

14.06.2018

Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

14.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчылары Сергей Рыжиковка һәм Гекдениз Караденизгә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасында футболны популярлаштыруга керткән зур өлешләре һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен «ФК «Рубин» ҖЧҖ профессиональ спортчылары Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.  

14.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда чемпионканың әтисе Илназ һәм әнисе Ләйсән Заһитовалар да катнашты. 

Битләр: << 991 992 ( 993 ) 994 995 996 997 998 999 1000 >>