Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлекнең зур потенциалы булуын билгеләп үтте

09.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский 2018-2020 елларга Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар. 

Имза салу тантанасы Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 сәнәгать һәм  инновацияләр күргәзмәсе кысаларында узды.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, РФ төбәкләре арасында Чиләбе өлкәсе традицион рәвештә Татарстан Республикасы белән үзара сәүдә күрсәткечләре буенча алдынгы позициядә тора. «Татарстан белән Чиләбе өлкәсе – сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләр. Үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар. Төбәкара дәрәҗәдә инвестицияләр җәлеп итү буенча бер-беребездән өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Чиләбе өлкәсе белән Татарстан арасында «Алабуга» МИЗда Магнитогорск металлургия комбинаты белән «Джошкуноз» компаниясе уртак предприятиесенең яңа сервис метал үзәге ачылды.   

Борис Дубровский ассызыклаганча, Чиләбе өлкәсе белән Татарстан арасында  табигый һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнашкан. Бүгенгә Татарстанның Чилбе өлкәсе товар әйләнешендәге өлеше 6%ка якын. «Без технологик чылбырда. Безнең өлкә „КАМАЗ“ заводы өчен – металлопродукция, нефть өчен торбалар китерә. Без исә сездән нефть химиясе һәм химия продукцисе алабыз», - диде Чиләбе өлкәсе Губернаторы. 

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Чиләбе икътисадый үсеш министры Сергей Смольников Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чиләбе өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгы арасында «юл картасы» имзаладылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.