Яңалыклар

07.08.2018

Татарстанда 118 мең 667 кешенең социаль хезмәтләр җыелмасын дару итеп алырга хокукы бар. Барлыгы федераль регистрда республиканың 337 мең 466 кешесе тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте.

Федераль бюджет хисабына кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан гамәлдә, дип искә төшерде министр.

06.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стартегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Искәртәбез, утырыш Мәскәү өлкәсенең Горки шәһәрендә узды, анда «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты буенча фикер алыштылар.

06.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Анда ул Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев белән очрашты. 

Татарстан Президенты РФ ГТХ министрылыгы башлыгына Казанда 2018 елгы ФИФА - футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру вакытында Россия ГТХ кычләренең "Казан-Арена" стадионында алты матч куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җыелма командаларның кырык биштән артык күнекмәләр уздыру чаралары куркынычсызлыгын һәм башка чаралар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашулары турында хәбәр итте. 

04.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә комплексның төзелеш мәйданында барды, анда  “Казан Экспо” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Зиһаншин һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

04.08.2018

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 796 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен  10 млн 115 мең сумга 268 карар чыгарылган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык районнары белән Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

04.08.2018

Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

04.08.2018

Республика сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең  ТР буенча җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

01.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Бу чара Яшел Үзәннең  “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе (POZIS  компаниясе) базасында узды.

Киңәшмәне предприятие җитәкчеләре белән ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.

31.07.2018

Татарстан Республикасында алимент түләүдән качып йөргән 800 дән артык кешене эзлиләр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконферецэлемтә режимында узды.

28.07.2018

 

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле суларда 63 кеше һәлак булган, үткән елның шушы чорында – 36 кеше.

Үткән атнада гына сулыкларда 8 кеше батып үлгән, алдагы атнада - 9 кеше.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Россия Федерациясе ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 987 988 989 ( 990 ) >>