Яңалыклар

23.08.2018

Ихтыяҗ булган эшче белгечлекләрен әзерләү потенциаль эш бирүчеләр һәм җайланмалар китереп торучылар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

23.08.2018

Татарстанда мәгариф өлкәсе берләштерелгән бюджеты 2010 елдан бирле  3 мәртәбәгә артты һәм якынча 90 млрд. сум тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

23.08.2018

Бүген Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәрендә республика программасы кысаларында төзекләндерелгән үзәк паркта булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

23.08.2018

Бүген Кукмара район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган республика мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, БДИдә йөз бал җыйганнарның 60%ка якыны Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем алачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда быелгы уку елында БДИ буенча182 укучы 100 балл җыйган. 10 укучы берьюлы ике фән буенча 100 балл җыйган.

23.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә мәгариф учреждениесендә булды. Сәфәрендә аны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөри.

23.08.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Курск янындагы дәһшәтле сугышта җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

1943 елның җәендә Курск дугасындагы канкойгыч орышлардан соң Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш тәмамланды.

Немец-фашист гаскәрләренең Сталинград янында тар-мар ителүенә карамастан, дошман, актык көчен туплап, куәтле яңа танкларын сугышка кертеп, Курск дугасында җиңәргә өметләнде.

23.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара  муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашу.    

Кукмара районына килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев бергәләп, Вахитов ис. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының яңа фермасын карады.

22.08.2018

«Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең  август киңәшмәсе пленар утырышының интернет-трансляциясе иртәгә, 2018 елның 23 августында, Татарстан Республикасы Президенты сайтында оештырылачак. 

22.08.2018

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, ресурс үзәкләре, махсус зонаның резидент предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

22.08.2018

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә дүрт яңа завод ачылды. Барлык предприятиеләр «Синергия» индустриаль паркында урнашкан: «СТ Алабуга» (махсус транспорт җитештерү), «СМИТ» (пенополиуретан белән алдан изоляцияләнгән торба продукциясе җитештерү), «Ростонер» (тонер һәм картриджлар чыгару) һәм «Русский воск» (полиэтилен балавыз җитештерү). 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, CEO Ford Sollers президенты Адиль Ширинов, «СМИТ» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гуляев, «Ростонер» генераль директоры Иван Ветряк һәм «Русский воск» компаниясе директоры Никита Симонов та катнашты. 

Битләр: << 981 982 ( 983 ) 984 985 986 987 988 989 990 >>