Татарстанда мәгариф өлкәсе берләштерелгән бюджеты 2010 елдан бирле 3 мәртәбәгә артты һәм якынча 90 млрд. сум тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсенә мөмкин кадәр зур игътибар бирелә. Мәгариф объектларын төзүгә гаять күп акчалар җибәрелә: ел азагына кадәр 8221 урынлык 12 мәктәп һәм 2185 урынлык 12 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Республикада мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла: быел 121 объект ремонтланачак. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрен кирәкле җайланмалар белән җиһазландыру эше дәвам итә, тармак программалары гамәлгә ашырыла, кадрлар әзерләү системасы камилләштерелә, РФ Президенты указы белән билгеләнгән бурычлар үтәлә. «Мәгарифкә чыгымнар – ул дәүләтнең социаль йөкләмәсе генә түгел, ул киләчәккә инвестицияләр дә», - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча җитди бурычлар куйды, шул исәптән мәгариф һәм фән өлкәсендә дә.
Шулай ук Россия Федерациясенең барлык субъектларында гамәлгә ашырыла торган һәм индикатив күрсәткечләре булган 9 федераль проект реализацияләнә. «Хәзерге заман мәктәбе» проекты белән җитди бурыч куела – 15 яшьлек балаларның математика, уку һәм табигать фәннәре буенча белемле булулары буенча PISA халыкара тикшерүләре нигезендә 10 нчы урынга ирешү. Татарстан Республикасы быел шулай ук әлеге тикшеренүдә катнашты, шулардан: 25 мәктәп, 10 меңнән артык укучы. Нәтиҗәләре ноябрьдә билгеле булачак. Рөстәм Миңнеханов педагоглар һәм укучылар белән эшне җентекләп анализларга һәм системалы эш оештырырга кушты.
«Һәр бала уңышы» проекты балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачу, ярдәм күрсәтү һәм үстерү буенча нәтиҗәле система булдыруга юнәлгән. «Без мәктәп укучыларыбызның бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда ирешкән казанышлары белән горурланабыз. Татарстан бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча тотрыклы 3 нче урында бара», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, «Таланталарга стратегик идарә» проекты гамәлгә ашырыла. «Быел БДИ буенча 100 балл җыйган 182 баланың 40 проценты Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларын сайлаганнар. Бу аларның хокукы. Шул ук вакытта безгә алар белән элемтәләрне өзмәскә кирәк», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген без дүртенче сәнәгать инкыйлабы заманында яшибез. Цифрлы инструментарий интенсив рәвештә мәгарифтә дә үз урынын таба. «Цифрлы технологияләр һәр укучыга мәгариф траекториясен, белем алу методларын һәм темпын индивидуальләштерүне тәэмин итү мөмкинлеген тудыра. Моңа “Цифрлы мәктәп” проекты юнәлгән», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзерге заманның тагын бер проблемасы – Россиядәге демографик ситуация. Бу проблеманы хәл итүгә «Демография» проекты юнәлгән. Соңгы 5 ел эчендә 31 мең яңа мәктәпкәчә балалалр урыны булдырылды, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, май указлары нигезендә 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәгариф учреждениеләренә урнаштыру мәсьәләсен 2021 елга тулысынча хәл итәргә кирәк. Татарстан якындагы 2 ел эчендә 6 мең урынлык 29 балалар бакчасы төзергә җыена.
«Шуның белән бергә, бу проблеманы хәл итү өчен аның барлык вариатив формаларын үстерергә кирәк. Бүген күп балалы гаиләләр базасында мәктәпкәчә балалар төркемнәре булдыру мәсьәләсе актуаль. Кызыксынучы ведомстволар бу мәсьәләдә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.