Рөстәм Миңнеханов: Эшче белгечлекләрен әзерләү потенциаль эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылырга тиеш

23.08.2018

Ихтыяҗ булган эшче белгечлекләрен әзерләү потенциаль эш бирүчеләр һәм җайланмалар китереп торучылар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.    

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һөнәри белем алу мәсьәләләре бүген аерым игътибарны таләп итә. Республикада булдырылучы һәм үстерелүче  ресурс үзәкләре системасы нәтиҗәсендә яшь татарстанлылар заманча ремонтланган, югары технология җайланмалары белән җиһазланган учреждениеләрдә белем алу мөмкинлегенә ия. 2014 елдан Татарстан Республикасы территориясендә 31 ресурс үзәге булдырылды. Аларга  капиталь ремонт ясауга һәм аларны яңа җайланмалар белән җиһазландыруга республика 4,3 млрд. сумнан артык акча юнәлтте. Бу эштә Татарстан предприятиеләре дә актив катнашты.

«Кичә генә “Алабуга” МИЗда без кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштык. Бүген безнең предприятиеләргә мехатроника, робототехника буенча белгечләр, заман таләпләренә җавап бирерлек электриклар кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2012 елда Россия Worldskills бөтендөнья системасына керде. Көньяк Сахалинскта узган «Молодые профессионалы» (WorldSkillsRussia) VI илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.   

«Алда Будапештта EuroSkills-2018 Европа чемпионаты. Киләсе елның  августында Казанда WorldSkills бөтендөнья беренчелеге узачак. Без тәрбияләгән балалар Россия җыелма командасына керерләр дип бик өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Югары белемнең өстенлекле бурычы дип Татарстан Президенты глобаль конкуренциягә сәләтне атады. «Республиканың, илнең инновацион, технологик үсеше турыдан-туры безнең югары уку йортларына бәйле. “Россия югары белеменең конкуренциягә сәләтен арттыру” проекты – аларның нәтиҗәле эшчәнлеген күтәрүгә юнәлгән федераль проект», - диде ул.

Татарстан Президенты фикеренчә әлеге бурыч предприятиеләрдә югары уку йортларының база кафедраларын булдыру (бүген Татарстан Республикасында 110 шундый кафедра булдырылган) һәм максатчан кадрлар әзерләү (2017 елда максатчан 1254 кеше кабул ителгән) аша хәл ителергә мөмкин.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.