Яңалыклар

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Анда гомуми суммасы 1,5 млрд. сумга якынлык ике инвестицион проект каралды. Күзәтүчеләр советы әгъзалары яңа резидент сыйфатындагы «Русский Воск» компаниясе проектын хупладылар, шулай ук гамәлдәге резидент «Джошкуноз-Алабуга» ҖЧҖ ягыннан инвестицияләр күләмен арттыруны да якладылар.

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең төп максаты – МИЗ территориясендә дүрт яңа завод ачылышында катнашу.   

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә Ачык халыкара конкурс жюрие утырышында катнашты.  

Утырыш Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында – КДАТУда узды (Зеленая ур., 1).

Искәртәбез, Татарстан башкаласында экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә Ачык халыкара конкурс Казанның Киров районындагы Аракчино торак массивы белән янәшә урнашкан 760 га мәйдандагы җир кишәрлеген мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм сыйфатлы үзләштерү өчен уздырыла.

Конкурс 2018 елның 5 июлендә башланып китте.

22.08.2018

Бүген Казанда КХРның Генконсуллыгын ачу тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Генераль консуллык бинасы Подлужная урамындагы 21 нче йортта урнашкан.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Генконсуллыкны ачу –  тулаем Россия белән Кытай һәм, ахыр чиктә, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә җитди  адым.

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Ли Хуэй әфәнде Казанга эш сәфәре кыла (2018 елның 21-22 августы). Эш сәфәренең төп максаты – Казанда Кытай Генераль консуллыгын ачуда катнашу. 

21.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казанның Галиев мәчетендә Корбан бәйрәме намазында ктанашты. Намазны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырды.  

Бәйрәм хөтбәсендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан бәйрәме тарихы турында сөйләде.

21.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

18.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнашты.    

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнашты. 

Төп тантаналар хәрби училищеның плацында оештырылган.

18.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнаша. 

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнаша. 

18.08.2018

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләде.  

Республикда язгы бөртекле культураларны җыю дәвам итә. Бүгенгә якынча 800 мең га мәйданнар суктырылган, ягъни 56% (кукуруздан башка) 2,15 млн. тонна иген суктырып алынган.

Битләр: << 981 982 983 ( 984 ) 985 986 987 988 989 990 >>