«Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышының интернет-трансляциясе иртәгә, 2018 елның 23 августында, Татарстан Республикасы Президенты сайтында оештырылачак.
Быел традицион август киңәшмәсе Кукмара муниципаль районында уза. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Трансляция Татарстан Президенты сайтында булачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана.